Олы Арташ мәктәбенә Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары килде
Ватан сакчылары көне якынлашканда
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә Хәрби-Диңгез Флоты, Татарстанның "Экипаж бер гаилә" халык ансамбленың ветераннары белән очрашу булды. Ветераннар үзләренең хезмәтләре, аңа әзерләнүләре турында сөйләделәр, балаларны мәктәпне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм вакытыннан алда һөнәр сайларга өндәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев