Күчтәнәчләрне авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тапшырды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан авылның мөхтәрәм кешеләренә пакетлар таратылды. Күчтәнәчләрне авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тапшырды. Әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнде. Мондый пакетларны җирлектә 23 өлкән кеше алды.


Нет комментариев