Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган чара узды
Җиңүнең 81 еллыгын каршылап...
Бөек бәйрәм — Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган чара узды. Ветераннар Мария Васильева һәм Мөхәммәтгали Шәвәлиев җирлек җитәкчеләреннән бүләкләр алды.
Котлауда җирлек башлыгы Айрат Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Камалова һәм «беренчеләр» хәрәкәте активистлары катнашты.
Бу чара Бөек Ватан сугышы елларында уртак җиңүгә үз өлешләрен керткән өлкәннәребезне онытмауның мөһимлегенә ачык дәлил булды. Без тыл хезмәтчәннәренә фидакарьлекләре өчен тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев