Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авылында яшәүче Наҗия Шакированы 90 яшьлеге белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев, «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов, мәгариф бүлеге вәкилләре котлады.

   Наҗия Харис кызы Урта Нырты авылында дөньяга килгән.14 яшьлек чагында ук  колхоз эшенә алынган. Башта күмәк хуҗалыкта, аннары Урта Нырты балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Олы Нырты авылы егете Харис белән кавышып гаилә корганнар. Аннары хезмәт юлын ире белән“Саба” совхозы умартачылыгында дәвам итә, шуннан лаеклы ялга чыга. Наҗия апа 4 балага гомер бирә, тормыш иптәше белән аларны олы тормыш юлына чыгара.Бүгенге көндә 7 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Улы Сәүбән белән яши. Яше олы булуга карамастан, кәефе яхшы, күңеле көр, йорт эшләрендә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев