Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авылында яшәүче Асия Шаһиева Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.

Олы Шыңар авылында яшәүче Асия Галимулла кызы  Шаһиева 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.  

 

Асия Шаһиева  Кече Шыңар авылында туган. Гаиләдә алты бала: биш кыз, бер малай  үсәләр. Әтиләренең сугышка киткәндә: «Берәүнең алты каз бибие дә юк, минем алты балам кала», - дип елавын, сеңлесе белән әтисен Кече Шыңар зиратына кадәр озата баруын  Асия апа бүген дә  оныта алмый. Әтисе үзе киткәндә әйтеп калдырган: «Менә шушы туры юл, шуннан  читкә тайпылма, мин гел туры юлдан йөрдем», -дигән  сүзләрен  гомергә  амәнәт итеп саклый.  Гаиләдә өлкән бала буларак, хуҗалыктагы  бөтен авыр эш аның җилкәсенә кала. 1942 елдан башлап пар ат җигеп көзге сукага йөри. Урман кисә,  Арчадан симәнә, прессланган салам  ташый. 1945 елда Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Анда күргән авырлыклар да гомергә хәтерендә саклана. 1949 елда сугыштан кайткан Ибраһим Вәлиевка кияүгә чыга. Яшь гаилә Кизел шәһәренә китә. Аннан Ташкент шәһәренә барып урнашалар. Асия апаның 42 ел хезмәт стажы бар, шуның җиде елы колхозда исәпләнә. Дүрт баласын югалту хәсрәтен дә кичерә. Сигез оныгы, унөч оныкчыгы бар.  Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында кызы Гөлүсә гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев