Олы Шыңар авылында кич утыру оештырылды
«Татарстанда җәй» проекты
2 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, Олы Шыңар авылы халкы өчен кич утыру оештырдылар. Бу юлы Һади Такташ урамында яшәүчеләр җыелды, халыкта бу урамны - «Арт урам» дип йөртәләр.
Кич утыру - нәселдән килгән халык йолаларының берсе, ул кешеләрне берләштерә, күршеләргә, кунакларга һәм авыл халкына җәйге җылы кичләрдә аралашырга мөмкинлек бирә. Авылдашлар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр, табын әзерләделәр, самавырдан чәй эчтеләр, авылдашларының тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, яшьлекләрен искә төшерделәр. Бу вакытта балалар урам уеннары уйнадылар, спорт ярышларында катнаштылар, өлкәннәр гармунга авыл көйләрен җырладылар, "Наза", "Түгәрәк уен", "Йөзек салышлы" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм күңелле узды, барысы да канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев