«Оста-Саба» лагеренда балалар яңа һөнәрләр үзләштерә
Иске Икшермәдәге «Кояшкай» лагеренда «Оста-Саба» сменасы дәвам итә
Лагерьда яңа мастер-класслар старт алды, һәм беренче эш итеп балалар мозаика дөньясына чумдылар! Бу мавыктыргыч техника кечкенә детальләрдән ачык һәм оригиналь композицияләр тудырырга мөмкинлек бирә. Тагын бер мавыктыргыч «Җәйге пейзаж» мастер-классында яшь рәссамнар матур пейзаж һәм алардан магнитиклар ясарга өйрәнәләр. Балта остасы шөгылендә үзләренең булачак агач шедеврларын тәкъдим итәләр. Хорегораф Альмира Дәүләтшина балалар өчен бию буенча мастер-класс үткәрде. Тагын бер кызыклы мастер-класс - брелоклар ясау буенча узды. Балалар фетрдан матур брелоклар иҗат иттеләр. Ял көннәре биредә шулай җанлы һәм кызыклы үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев