Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда Яңа мастер-класслар старт алды

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә

  «Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда Яңа мастер-класслар старт алды, балалар беренче эш итеп термомозаика дөньясына чумдылар! Бу мавыктыргыч техника кечкенә пластик детальләрдән ачык һәм оригиналь композицияләр ясарга мөмкинлек бирә.

Робот техникасы буенча тагын бер мавыктыргыч мастер-класс үз эшен башлады! Яшь инженерлар үзләренең киләчәк иҗатларына катлаулы алгоритмнар булдырлар һәм программалар яздылар.

Яшь осталар шулай ук балта остасы, агач эше белән дә бик кызыксынып шөгыльләнәләр. Балалар башта компьютер программасы ярдәмендә  үзләренең булачак агач эшләнмәләрен ясыйлар, аннары шуны фанер ярдәмендә эшләп тәкъдим итәләр.

Илнат Хәсәнов егетләр өчен дроннар буенча мастер-класс үткәрде. Башта ул бу гаҗәеп аппаратларның эш принцибын җентекләп аңлатты, аннары балалар аппарат белән идарә иттеләр, үзләрен чын пилотлар итеп тойдылар.

Тагын бер мастер-класс — түбәтәйләр ясау буенча булды. Балалар фетр белән бик мавыгып эшләделәр, татар милли оргаменты белән матур  баш киемнәре ясадылар.

«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда мастер-класслар туктамый һәм чираттагысы агачтан муенсалар ясау буенча оешты. Кул эшләре белән шөгыльләнүче кызлар чын могҗизалар тудыра. Алар агач эшләнмәләрне, ялтыравык, күбәләк, йөрәк һәм башка матур детальләр кулланып, нәфис муенсаларга  әйләндерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев