Педагог – оештыручылар өчен район семинары
Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, 21 ноябрь көнне, Эзмә урта мәктәбе базасында педагог - оештыручылар өчен «Балалар оешмалары эшчәнлегендә педагог – оештыручының сыйныф җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы, психолог һәм социаль педагог белән үзара хезмәттәшлек культурасы» дигән темага район семинары булып узды.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына "Без Халыклар бердәмлеге белән көчле" темасына сыйныф сәгате, "Толерантлык" темасына мастер класс, "Йөрәк җылым сина, әнием"дигән сыйныфтан тыш чара тәкъдим ителде.
Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә атмосферада үтте. Гомуми нәтиҗәләр түгәрәк өстәл артында ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев