Полициядә район башлыгы бүлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Рәис Миңнеханов хезмәт бурычларын намус белән башкарган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды:
10 ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүчеләр белән очрашты һәм шәхсән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Бурычларыгызны югары профессионализмга ия булуыгыз аркасында зур җаваплылык белән үтәп барасыз. Бердәмлек күрсәтәсез, вакытында профилактика эше белән актив шөгыльләнәсез һәм моның нәтиҗәләре дә күркәм. Алга таба да шулай дәвам итәргә язсын. Һәркемгә хезмәттә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим”,– диде район башлыгы һәм киләчәктә кадрлар мәсьәләсен кайгыртып, укучыларга ныграк якынаерга, мәктәп полициясе булдыру юнәлешендә эш алып барырга чакырды.
Рәис Миңнеханов хезмәт бурычларын намус белән башкарган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды:
Бүләкләүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба эчке эшләр бүлеге начальнигы Фәрит Гатауллин кушылды . Ул хезмәттәшләренә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев