Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Президент кулыннан –ноутбук

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призерлары әзерләгән, алар арасында педагоглар өчен оештырылган бәйгеләрдә җиңгән укытучылар да бар. Зур бүләккә райондашыбыз, Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Тимур Борһанов та лаек булды.

Тимур Борһанов мәктәптә 2015 елда  Казан федераль университетын тәмамлаганнан соң физика-информатика укытучысы булып килә. Эшли башлавының икенче елында ук “Безнең яңа укытучы” гранты лауреаты була, бу аңа һөнәри үсешкә зур этәргеч бирә. 2021 елда “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этапларында  “Иң яхшы физика укытучысы-2021” һәм “Өстәмә белем бирүнең иң яхшы укытучысы-2021” номинацияләрендә, шулай ук бәйгенең зона этабында җиңү яулый һәм региональ конкурста катнаша. Укытучының һөнәри үсеше һәрвакыт укучыларының белемендә чагыла. Тимур Юрьевичның укучылары олимпиадаларда актив катнашалар, бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшыралар. Әйтик, 2021 елда Айдар Сабиров информатика буенча 92 балл җыюга ирешә. “2015 елдан мин шулай ук өстәмә белем бирү педагогы  буларак, 1-9   сыйныф укучылары арасында  "Робототехника" түгәрәге белән җитәкчелек итәм. Без ел саен республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашабыз, җиңүләребез дә бар.  Педагогларны хөрмәтләү чарасында Саба районын тәкъдим итү минем өчен зур мәртәбә булды. Президент кулыннан ноутбук кына түгел, тагын да күбрәк нәрсә алдым: республика җитәкчелеге өчен мәгариф өлкәсе һәрвакыттагыча алгы планда кала. Бу чарада катнашу мөмкинлеге өчен  район мәгариф идарәсенә, шулай ук республика җитәкчелегенә, ICL компаниясенә һәм башкаларга  рәхмәт белдерәм,– диде бүләк иясе.

Сүз уңаеннан, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, 2010-2018 еллар арасында “Укытучыга – ноутбук” проекты кысаларында республика бюджеты хисабына 90 меңнән күбрәк ноутбук сатып алынган, агымдагы елда алар Татарстанда 12 мең педагогка тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев