Прокурор тыңлады
Саба районы прокуроры вазифаларын башкаручы Камил Хафизов Иштуган һәм Курсабаш авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте.
Төрле эчтәлектәге гозер белән килүчеләр бар иде. Иштуган тимер юл разъезды бистәсендә һәм Курсабаш авылында яшәүчеләр үзләре өчен мөһим проблемаларны, шул исәптән хезмәт хокуклары, җир бәхәсләре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр оештырылды.
Ирина Шәвәлиева,
прокурор ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев