Чара 2023 елның маенда хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Казан шәһәренең эчке эшләр бүлегенең оператив бүлекчәсе начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Марсель Мөбарәкшин һәм Саба районының миграция буенча бүлеге начальнигы, полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланды.
Катнашучылар «Динамо» спорт үзәгендә шәхси һәм команда зачетларында ярышты. Чемпионат программасына ике ату рубежы белән кросс һәм катнаш эстафета керде. Шәхси беренчелектә: хатын-кызлар арасында Сабадан Фәридә Рәхимова җиңү яулады. Авыл районнары арасында 1нче урынны район эчке эшләр бүлеге командасы (Булат Сабиров, Раниф Хафизов, Алмаз Муллахмәтов) алды.




Нет комментариев