Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәдәният йорты җиңү яулады

22 декабрь көнне, Сарман районында Татарстан Республикасының кино һәм мәдәният учреждениеларының җитәкчеләре һәм методистлары катнашында республика семинар - кинэшмэсе узды.

Киңәшмә эшендә "Татаркино" Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы директоры Миләүшә Айтуганова катнашты. Ул кино челтәре буенча 2022 елга нәтиҗә ясап, иң яхшы эш күрсәткечләре буенча дипломнар һәм мактау кәгазьләре тапшырды. Саба районы мәдәният бүлеге 2021 елда 12719 кино тамашачысы җыйса, 2022 елда киноны 26026 кеше тамаша кылган. Район мәдәният йорты һәм Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы коллективы "Мәдәни - ял  оешмалары  арасында иң яхшы кинозал" номинациясендә беренче урынны алды һәм Җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улын, район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән авыл клублары системасы коллективларын чын күңелдән зур унышлары белэн котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев