Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров чыгарылыш сыйныф укучыларына: «Сайлаган юлыгыз дөрес булсын»
“Сабантуй” спорт-күңел ачу комплексында узган тантаналы бәйрәм чарасында иң элек 9 ел дәвамында бик яхшы билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка ия булган 45 чыгарылыш сыйныф укучысы тәбрикләнде.
“Сабантуй” спорт-күңел ачу комплексында узган тантаналы бәйрәм чарасына районыбыз җитәкчеләре, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыйналды.
Көннең дә нәкъ бәйрәмчә булып, зәңгәр күктән ягымлы кояш елмаеп торуы гүя укучыларны шатлыклы көннәре белән котлавы иде. Сыйныфташлары, икенче туган йортларына әверелгән мәктәпләре белән саубуллашып, олы тормышка юл ярырга әзерләнгән укучыларга хәер-фатиханы Лесхоз мәчете имам-хатыйбы Әхмәд хәзрәт Сафин изге Коръән аятьләре аша юллады. Истәлекле көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов тәбрикләп, киләчәктә һәрберсе куйган максатларына ирешеп, районыбызга лаеклы шәхесләр булып әйләнеп кайтуларын теләде. Иң элек 9 ел дәвамында бик яхшы билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка ия булган 45 чыгарылыш сыйныф укучысы сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Шәмәрдәннең “Үсеш” лицее һәм Саба гимназиясе быелгы чыгарылышта мәгариф тарихына 18әр кызыл аттестатлы укучылары белән теркәләчәк.
“Мин математика, рус теле, физика һәм билогия фәннәреннән имтиханнар тапшырдым. Өч фәннән ОГЭны бишлегә бирдем, биологиядән кызганыч, югары бәягә ике балл җитмәде. Уңышка ирешүемнең сере бик гади – ул тырышлык. Үз алдыңа максат куеп, теләк-омтылышың көчле булганда имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшырып була дип уйлыйм. Математика белән кызыксынуым кечкенәдән көчле булды, физикага әлеге фән аша килдем. Киләчәктә нефть-газ өлкәсе буенча белем алырга уйлыйм. Мин һәркемгә үзең теләгән юнәлешне сайлап, кешенең фикеренә колак салып, әмма төп сайлауны үзеңә калдырып эш итәргә кирәктер дип саныйм. Укуымны “Оникс” мәгариф үзәгендә дәвам итәргә телим”, – диде Саба гимназиясе укучысы Гөлсинә Хәнәфиева.
Шулай ук уку дәверендә мәктәп данын район, республика бәйгеләрендә яклап, күркәм нәтиҗәләргә ирешкән 21 укучы район башлыгының Котлау хаты белән бүләкләнде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров җәмәгать тормышында, уку, спорт, сәнгать, иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
“Тугыз ел дәвамында укучылар барысы да мәгариф тормышында актив катнашып, укуда, спортта, сәнгатьтә үзләренең сәләтләрен ачып, зур уңышларга ирештеләр. Белемнәрегез, сәләтләрегез киләчәктә үзегезгә юлдаш булсын. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң районыбызның күпчелек укучысы булачак һөнәрен сайлап, төрле уку йортларына керәләр. Кемнәрдер районыбыз мәктәпләрендә укуын дәвам итәчәк. Сайлаган юлыгыз дөрес булсын. Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырларсың, диләр. Юлыгызда гел яхшы кешеләр генә очрасын”, – диде Илфат Шакиров.
Шекше төп мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган Камил Гыйбадуллин җәмәгать тормышында да актив укучы буларак, мәгариф идарәсе җитәкчесе кулыннан грамота да кабул итеп алды.
“Улыбыз алдына куйган максатына ирешергә омтыла торган, тырыш бала. Без аңа дәресләрен әзерләргә бервакытта да басым ясамадык. Ул үзе белем алуның мөһимлеген аңлап укыды. Апасы аңа үрнәк булып тора. Кызыбыз да мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, БДИны югары баллга тапшырды. Улыбызның да аның үрнәгендә фәннең нигезенә төшенеп, аңлап укуына без бик шат”, –ди әнисе Ризәлә Гыйбадуллина.
Балаларының киләчәк тормышлары өчен иң нык дулкынланучылар – әти-әниләр. Бу көнне дә олы тормыш юлы чатында торган ул-кызларына хәер-фатихаларын җиткерделәр. Иләбәр авылыннан Әлфия Мәүлетова укучылар төрле якларга таралсалар да, сыйныфташлар булулары беркайчан да тукталмаячагын, чөнки мәктәп елларында башланган дуслык иң ышанычлы, иң ныклы, иң нигезле икәнлегенә басым ясады.
Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында быел “Сау бул, мәктәп” дип аталган бәйге игълан ителгән иде. Бәйрәм тантанасы да төрле номинация җиңүчеләренең матур чыгышлары белән дәвам итте.
Тантанадан ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев