Өлкәннәр көне якынлаша
Саба үзәк китапханәсендә китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Нет комментариев