Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Казанга сәфәр кылды
Хезмәттән соң ял коллективларда ничек уза?
Тырыш хезмәте белән абруй казанган коллектив хезмәттән тыш вакытларын да файда белән уздыра. Күптән түгел генә Казанга сәфәр кылдылар. Коллектив башкаланың тарихи һәм истәлекле урыннарында булды. Сәфәр Г.Камал театрында «Ситса туй» спектаклен карау белән тәмамланды. «Мондый эчтәлекле һәм мавыктыргыч ял безгә уңай хис-кичерешләр белән тулыланырга һәм эшкә яңа көч туплап кайтырга ярдәм итә.Сәфәрне оештыручы җитәкчебез Зөлфәт Ганиевка зур рәхмәт!» дип уртаклаша коллектив социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев