Автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренең торышын тикшерәчәк.
Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, 1 сентябрьдән ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк. “Тизлек режимын сакламыйча, җәяүлеләргә юл бирмичә, балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча һәм иминлек каешлары белән эләктермичә йөртүчеләргә карата да таләпләр катгый булачак” , – дип хәбәр итә ДАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
Кичә редакция журналисты да юл-патруль хезмәте инспекторлары белән Саба урамнарын рейдка чыкты. Бу хакта язма газетабызның алдагы санында.
Чара 7 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
.jpg)
Нет комментариев