Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда социаль пакетка хокуклы 4284 кеше исәпләнә

Билгеле булганча, федераль таш­ламаларга хокуклылар 2023 елда социаль хезмәтләр җы­ел­масыннан (соцпакет) файдаланырга яисә аннан баш тартырга тели икән, 2022 елның 1 октябренә кадәр, Пенсия фондының район идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш.

Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге.

 

2022 елның 1 августына районда социаль пакетка хокуклы 4284 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә шушы хокуктан файдаланмаучыларга акчалата компенсация 1011 сум тәшкил итә. Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук Пенсия фондына гариза яза. Кызганычка каршы, районда сентябрь аенда 11 кеше шулай эшләгән. Хәзерге көндә ташламага хокуклыларның 42 проценты гына социаль пакеттан файдалана.

 

Ләкин кире кагуны белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш ителә. Инвалидлык юкка гына бирелми, ә авыру дарусыз тора алмый: аеруча шикәр чире, бронхиаль астма, яман шештән интегүчеләр, психикасы какшаган кешеләр.

 

“Социаль пакет хокукына ия граждан даруларны яки акчаны сайлагач, бер ел дәвамында карарын үзгәртә алмаячак. Без кешеләрне социаль пакетка өстенлек бирергә чакырабыз, чөнки, бушка бирелә торган кирәкле препаратларның бәясе, гадәттә, түләнелә торган акчадан күпкә артыграк була“, – ди Пенсия фондының районара идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова.

 

Мисалга, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Н. ай саен 105 мең сумлык даруны бушлай ала. “Мин социаль пакеттан баш тартырга җыенмыйм. Хөкүмәт булышмаса, даруларга ул кадәр акчаны кая җиткерәсең”,– ди ул. Явлаштау авыл җирлегеннән М.га да ай саен 100 мең сумнан артык дару бушлай рецепт нигезендә бирелә. Моңа бары тик социаль пакетка өстенлек биргәннәр генә исәп тота ала. Шуңа да сентябрь аенда бушлай дәвалау препаратларыннан  файдалануны Саба шәһәр, Сатыш, Мишә, Арташ, Курсабаш  авыл җирлекләрендә яшәүчеләр яңарткан.  Ягъни 9 кеше социаль хезмәтләр җыел­масыннан файдалануга күчәргә гариза биргән.

 

“Дарулар белән тәэмин итү­гә килгәндә, без Саба үзәк хас­та­ханәсе табибларының яртыеллыкка төзелгән препаратлар заявкасы белән эш итәбез,– диде 31нче үзәк аптека мөдире Эльмира Әскәрова. – Бездән таш­ламалардан файдаланучыларга ае­на уртача 1,7 миллион сумлык медикаментлар бирелә. Әйтик, агымдагы елның 8 аенда 28437 рецептка (аны язу электрон вариантта башкарыла) 15 миллион 925 мең сумлык дару бушлай җибәрелде. Гомумән алганда, дәвалау препаратлары кайтаруда соңгы вакытта тоткарлыклар юк. Җитмәгән очракта өстәмә заявка да бирелә.

 

Бушлай дарулар бирүче 82нче даруханә пунктының поликлиниканың үзен­дә үк урнашуы да социаль па­кеттан файдаланучыларга уңай­лы. Табиб биргән рецепт­ка шунда ук дару алып китә, аң­лашылмаучанлыклар булса, кабат табибка керә ала. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчеләренә өл­кәннәр рәхмәт әйтә”.

 

Социаль пакет алу хокукына сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре ин­валидлары, барлык төркем ин­валидлар, шул исәптән балалар, Ленинград блокадасында кат­нашучылар ия. Ә кыйммәтле да­руларга ихтыяҗ теләсә кайсы вакытта туарга  мөмкин. Шуңа  күрә җиде кат уйлап эш итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев