Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз «Фронтовые перевозчики» хәйрия фондының медальләре белән бүләкләнде

Тантаналы чара узган ялларда Югары Ослан районында узды

  Югары Ослан районында «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды эшчәнлеге оешуга 2 ел тулу уңаеннан Югары Ослан районының Введенская Слобода авылында республика һәм якын төбәкләрдән волонтерлар очрашуы узды. Анда республикабызның төрле районнарыннан 150 гә якын кеше- волонтерлар хәрәкәте җитәкчеләре, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең тормыш иптәшләре, укучылар катнашты.

  Очрашуда райондашларыбыз,  МХОдагы ир-егетләребезгә  гуманитар ярдәм җыеп тапшыруны оештыручылар  Җәмил Янгучин, Гөлнара һәм Фәнис Фәтхерахмановлар гаиләсе катнашты. Сабалылар «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды белән инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Әлеге фонд волонтерлары сабалылар әзерләгән гуманитар ярдәмне фронтка алып барып тапшыруда ярдәм күрсәтәләр. Чара барышында райондашларыбызга хәйрия фондының истәлек медальләре тапшырылды. Очрашуда  республиканың  атказанган артистлары, Россия геройлары, талантлы балалар чыгыш ясаган. Гомумән, чара барышында уйландыра торган да, елата торган да, гомумән, тэсирләндергеч мизгелләр күп булган. Сәхнәгә сугыш ачысын үз җилкәсендә кичергән  ветеран – Казаннан 95 яшьлек Вера ханым Бакаева күтәрелгәч тә алкышлар озак кына тынмаган. Ул 7 яшьлек чагында концлагерьга эләгә, гаиләсе шунда  фашистлар кулыннан  һәлак була. Баба Вера (аңа яратып шулай дип дәшәләр) гомер буе Казан мех фабрикасында хезмәт куя. Махсус хәрби операция башлангач, ул солдатларга мех кисәкләреннән отырак (стелька) тегә башлый. Хәзер дә бу эшен дәвам итә, фронттагы егетләребездән рәхмәт сүзләре әйтеп язылган хатлар ала. 

   Очрашу  соңыннан түгәрәк өстәл артында дәвам иткән. Республикабыз волонтерлары фронтка тагын ничек  ярдәм итә алулары, башка төбәкләр белән дә хезмәттәшлекне дәвам итү турында фикер алышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев