Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Альбина Галиева «Миссис Татарстан-2023» конкурсы җиңүчесе булды!

Кичә Казанның «Московский» үзәгендә гаиләләле хатын-кызлар өчен «Миссис Татарстан-2023» IV Республика матурлык һәм талант конкурсының финалы булды

Республикабызның төрле район-шәһәрләреннән килгән 13 гүзәл хатын-кыз дүрт конкурс чыгышында ярыштылар: үзең белән таныштыру, талантлар конкурсы, спорт һәм Блиц-интервью. Альбина һәр конкурсны уңышлы үтеп, югары балларга иреште һәм җиңүгә лаек булды. Җиңүче таҗын райондашыбызга «Миссис Татарстан-2022» конкурсы җиңүчесе Нелли Гатауллина киертте. Альбинаны котлыйбыз һәм Россия   матурлык бәйгесендә дә җиңү телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев