Райондашыбыз «Мин - ЛИДЕР» белем бирү программасы кысаларында Салехард шәһәрендә булды
Татарстан делегациясе Ямало-Ненец автономия округыннан сәфәрдән кайтты. Делегация составында Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.
2025 елның 24 июленнән 26 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләре идарә итү компетенцияләрен арттыруга һәм яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән "Мин - ЛИДЕР" белем бирү программасы кысаларында Салехард шәһәрендә булдылар.
Сәфәрнең максатлары:
Россиядә яшьләр сәясәте өлкәсендә лидерларның берсе булган Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу,
- яшьләр өчен уңышлы кейслар һәм инфраструктура чишелешләрен өйрәнү,
- регионара хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны үстерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев