Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Райондашыбыз Розалия Мөхәммәдиева «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесендә катнашып махсус диплом белән бүләкләнде

Конкурска илебезнең төрле почмагыннан 103 иҗади номер тәкъдим ителде.

  Казандагы «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды. Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан  үткәрелде.

  Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде. Алар Татарстаннан, Чувашстаннан, Башкортостаннан, Чиләбе, Ульяновск, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән килде. Мөнәҗәтләрне башкаручыларның иң яшенә – 3, иң өлкәненә – 80 яшь иде. Әлеге бәйгедә безнең Саба районыннан мәгаиф эше ветераны, мәгаллимә Розалия Әүхәди кызы Мөхәммәдиева катнашы һәм «Соло» номинациясендә чыгыш ясап,  3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев