Районның иң тату балалар бакчасы кайда?
Бу сорауга җавапны Саба гимназиясендә “Тату балалар бакчасы серләре” конкурсының финалында ачыкладылар. Конкурсның муниципаль турында 5 балалар бакчасы катнашты
“Мин әлеге конкурсның нинди форматта үткәреләчәген күз алдыма да китермәдем. Чөнки “Тату балалар бакчасы серләре” бәйгесен әлегә Саба районы гына үткәрә. Шушы чарага килүемә мин һич кенә дә үкенмәдем. Сәхнәдә басып торучы һәрбер команда зур сәхнәдә чыгыш ясарлык артистлар диеп саныйм. Үзегезнең сәләтегезне профессиональ дәрәҗәдә ачып бирдегез. Сезнең алда баш иям, рәхмәтемне белдерәм. Әлеге көчле командалар арасында җиңүчеләрне ачыклау да җиңелләрдән булмады. Сез барыгыз да җиңүгә лаек”, – диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева.
Конкурс ике этаптан торды. Беренче өлештә һәрбер команда татулык серләрен, тәрбияче, ата-ана һәм балаларның кулга-кул тотынышып атлауларын үз чыгышларында тәкъдим иттеләр. Алар җырлады, биеде, көлдерде, уйландырды, гомумән, үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Икенче өлештә командалар өй эше итеп әзерләп килгән сорауларын яңгыратты. Сорауларга барлык балалар бакчасы командалары да 2 минут эчендә кызыклы, эчтәлекле, мәгънәле җаваплар бирергә тиеш иде. Әлеге биремне дә катнашучылар бик тиз үтәде.
Нәтиҗәдә, бәйгедә Эзмәдән “Саф чишмә” – 1нче, Шәмәрдәннән “Салават күпере” – 2нче, Сабаның “Шатлык” балалар бакчасы 3нче урыннарга лаек булды. Олы Шыңардан “Әллүки” һәм Иләбәрдән “Умырзая” балалар бакчаларына да финалист дипломнары тапшырылды.
Конкурстан ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев