Районыбыз аграрийлары алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләүне дәвам итә
Кыр эшләре барышы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 4 сентябрьгә саклау урыннарына 126009 тонна сенаж, 5644 тонна печән, 16389 тонна салам тупланган. Соңгы көннәрдә терлек азыгы запасы 38401 тонна кукуруз силосы белән тулыланды. Әлеге культура 2690 гектарда (план –7083 га.) урылды. Эш темпы “Шытсу” предприятиесендә, “Тимершык” бригадасында югары. Әлеге хуҗалыкларда тупланган кукуруз силосы 4 мең тоннадан арта.
Хуҗалыкларда көзгө җир эшкәртү планы 13181 гектар тәшкил итә. Шуның 8500 гектары өстән, 4681 гектары тирәнтен эшкәртелгән.
Бәрәңге иккән хуҗалыкларда аның уңыш алуы да башланып китте. “Сатыш”та – 1, “Тимершык”та 2 гектарда “Икенче икмәк” җыеп алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев