Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбыз алдынгылары «Уңыш” бәйрәменә Казанга киттеләр

Бүген районыбыз игенче-механизаторлары Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2025” бәйрәмендә катнаша.

 

  Бүген районыбыз игенче-механизаторлары Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2025” бәйрәмендә катнаша. Делегация  составында район башлыгы  урынбасары  Расих  Закирҗанов,  авыл хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы Гафур  Хәсәншин, финанс-икътисад бүлеге начальнигы Алинә Хәбибуллина, “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы  Зөфәр  Мөхәммәтшин, “Саба” җәмгыяте директоры Адель Билалов, машина   йөртүчеләре  Рөстәм  Хөсәенов, Дамир Исмәгыйлов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, “Курсабаш”  җәмгыяте  тракторчысы Динар Әкбиров, “Нырты” предприятиесе  механизаторы  Илнур Дәүләтов,  “Шытсу”  предприятиесе  механизаторы  Хаҗип Дәүләтшин һәм  агросәнәгать  ветераны  Әскәр Фатыйхов бар. Игенчеләр авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләре  көненә мәгълүм  хезмәт  уңышлары белән   килә.

   Әйтик, Явлаштаудан Рөстәм  Хөсәенов  “Саба” җәмгыяте бригадаларында “КамАЗ”да  урып-җыю чорында 7065 тонна ашлык ташыган.  Дамир Исмәгыйлов “КамАЗ”да а хуҗалыкларның амбар биләмәсендә 26155 тонна бөртек  күчергән.  Динар Әкбиров “Тукано-430” комбайнында 15760 центнер ашлык суктырган. “Быел  14нче  сезонымны  эшләдем. Көненә  уртача 14-15 бункер уңыш  җыйнадым. Әтием  комбайнчы   иде. Аңа ияреп 6нчы  класста  укыганда  ук  кырга  чыга башладым. Шуннан бирле техникадан  аерылган юк. Җирне  яратсаң, хезмәттә сынатмыйсың”,– ди Динар. Ел әйләнәсе Арташ терлекчелек комплексында малларны азык белән тәэмин итүче Илнур Дәүләтовка быел июль аенда 60 яшь тулган.  Быел аңа  яңа “Беларус-82.1” тракторы бирелгән. Шуңа тагылган фронталь “КУН-10” үзтөягече  белән 365 көн хезмәттә  ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев