Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз педагоглары «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашты

Казан шәһәрендә «Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруын төшерделәр.

Бу чын мәгънәсендә халык тапшыруы, анда татар халкының бетмәс-төкәнмәс вокаль таланты күрсәтелә. Программаның узенчәлеге булып, катнашучылар халык композицияләрен тере тавышка башкаруы тора. Программа уен формасында 3 этапта уза, анда барлыгы 3 катнашучы катнаша.

 Бу чыгарылышта Саба районы мәгариф хезмәткәрләре күрсәтеләчәк: Аубакиров Фәрид Габделмәҗит улы – балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Садыков Фаяз Фәнәви улы – Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Яруллин Данис Нурислам улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев