Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз тәрбиячеләре балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру буенча семинарга җыелды

Семинарга Казан шәһәре, Арча, Балтач, Теләче районы вәкилләре дә килде.

  Районыбызда "Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру" темасына республика семинары уздыШәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы”  базасында "Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге" нең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге  башлыгы Валерий Попов   һәм Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениясенең  территориаль идарәсе профилактикалау бүлеге башлыгы Любовь Ананьичева   катнашында "Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда куркынычсызлык  кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру" темасына республика семинары узды. Семинарда республиканың Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарыннан педагоглар катнашты. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар узды, кунаклар үзләре дә чыгыш ясады. Семинар барышында төрле формалар, методлар һәм технологияләр кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру эшен оештыру мәсьәләләре яктыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев