Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Районыбыз тәрбиячеләре «Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесендә призлы урыннарга лаек булдылар

Республикакүләм бәйгенең йомгаклау конференциясе Биектау районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасында узды.

2025 елда К. Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. 18 декабрьдә Биектау районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды. Конкурсантларының чыгышларын  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Хисамиева Й.Ш. “Мәгарифне үстерү институты” татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Р.Р.;• “Мәгарифне үстерү институты” мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Мифтахетдинова Н.Р.;МКУ “Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге” җитәкчесе Халитов И.А., К. Насыйри исемендәге музейның Казан филиалы  өлкән фәнни хезмәткәре Мифтахетдинова Н.М., Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Төхфәтуллина Ә. Г. бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча : 1 урынга – Сабаның 3 нче «Шоколад» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Л. Заһидуллина, 3 урыннарга – Сабаның 2 нче «Әллуки» балалар бакчасы тәрбиячесе А.Хәлиуллина һәм Югары Симетнең «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе А.Закирова лаек булды. Педагогларны конкурста призлы урын алулары белән котлыйбыз! Сезнең казанышлар –хезмәттәшләрегез һәм тәрбияләнүчеләр өчен менә дигән үрнәк. Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев