Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Районыбызда «Чиста һава» операциясе узды

Үткәрелгән чаралар урманнарның санитар торышын яхшыртуга гына түгел, ә урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметүгә дә ярдәм итә.

Урман чистарды

«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» бюджет  учреждение белгечләре ликвидлы булмаган, ягъни  черегән, җил аударган, давыл еккан, файдалану  үзекләрен  җуйган агачларны җыю эшләрен төгәлләделәр. Алар 58,2 гектар мәйданда җыеп  алынган. Үткәрелгән чаралар урманнарның санитар торышын яхшыртуга гына түгел, ә урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметүгә дә ярдәм итә.

«Чиста һава» операциясе

Республикада 1 июньнән «Чиста һава» операциясе башланган иде. Чара «экология иминлеге» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Тикшерүләрне Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе белән берлектә алып бара. Операция 17 июльгә чара 16 муниципаль берәмлекне, шул исәптән Саба районын да  үз эченә алган. Барысы  2145 автотранспорт чарасы тикшерелгән, двигательдә яну  калдыкларыннан барлыкка    килгән газларның рөхсәт ителгән нормадан  33 машинада арткан булуы ачыкланган. Экология һәм табигый ресурслары министрлык хезмәткәрләре автомобиль хуҗалары белән аңлату эшләре алып бара һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи. Чара  30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операциягә Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе дә кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев