Районыбызда  язгы өмәләр башланды
Район яңалыклары

Районыбызда язгы өмәләр башланды

Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карларны тарату – язгы иң мөһим эшләрдән санала. Районыбызның кайбер оешма-предприятие хезмәткәрләре әйләнә-тирәне кардан арындыру һәм урамнарны җыештыру өчен беренче өмәләргә чыктылар.

 Мишә авыл җирлегендә дә биләмәләрне кардан чистарту буенча беренче язгы өмә үткәрелде.  Өмә-вакытны файдалы үткәрү, саф һавада булу, бер-берсе белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Барысы да үзләре һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.


Нет комментариев