Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда 200гә якын кеше «Җиңү диктанты»н язды [+фоторепортаж]

27 апрельдә “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Бөтенроссия «Тарихи диктант» акциясе узды.

Районыбызда ул өч мәйданчыкта – Саба гимназиясендә, Икшермә кадет мәктәп-интернатында, Саба аграр көллиятендә оештырылды. Киң җәмәгатьчелектә  Бөек Ватан сугышы темасын  яңарту,  тарихи белемнәрне тагын да ныгыту,  грамоталылыкны үстерү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелүче акциягә райондашларыбыз да  кушылды.  Саба гимназиясе базасында  үткән  чарада  IХ, X, XI сыйныф укучылары һәм укытучылары – барлыгы 130 кеше катнашты.

«Бүгенге «Җиңү диктанты»н язарга үз теләгем белән килдем. Шул ук вакытта минем укучыларым – яшьармиячеләр дә катнаша.  Һәрбер кеше үз иленең патриоты булырга тиеш.  Бүген дә күңелендә күпмедер дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек хисләре йөрткән укучылар һәм башка  кешеләр катнашадыр дип уйлыйм. Монда илебезнең тарихы, аның язмышына кагылышлы сораулар урын алган. Һәрбер кеше болар турында белергә, белмәгәнен өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. «Җиңү диктанты»н ел саен укучыларыбыз белән язабыз. Ул миңа бик тә ошый.  Төрледән төрле сораулар бирелә,  белмәгәннәрен ачыклыйбыз», – ди Саба гимназиясенең тормыш иминлеге фәне укытучысы  Илнур Хәйриев.

Бөек Ватан сугышына багышланган 25 сорауны үз эченә алган  тестны узарга 45 минут вакыт бирелде.  Бөек Җиңү көненә  багышланган  документаль фильм  да  илебезнең патриотларын тәрбиләүдә зур этәргеч ясар дигән ышаныч уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев