Районыбызда ТР Финанс министрлыгы һәм Казначылык Департаментыннан кунаклар килде
Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар.
5 июльдә районыбыз Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды. Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. «Сабантуй» ат спорты комплексында, Лесхоз бистәсенең селекция үзәгендә, Н.М.Миннеханов исемендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсенең Кыңгыраулар һәм районның туган якны өйрәнү музеенда, Саба урта мәктәбендә, А.Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәдә, «Гаилә паркында», «Саба – арена» спорт мәктәбендә һәм Миңгәр авылында булдылар.
Кунаклар табигатебезнең матурлыгына да, торак пунктларның чисталыгына да, сабалыларның кунакчыл каршылауларына да сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев