Районыбыздагы кыр эшләре барышы
Соңгы вакытта яңгырлар кыр эшләре темпын акрынайтты...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 5 майга игенче-механизаторлар сабан культуралары чәчүне 12763 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 59 процентында үткәргән. Тагын 8835 гектарда эш башкарасы калып бара. План үтәлеше “Мичән” бригадасында – 84, “Тимершык”та –82, “Явлаштау”да – 80, “Юлбат” предприятиесендә – 33, “Кибәче” бригадасында 30 процент тәшкил итә. Аерым культураларны алганда, район буенча арпа – 7701, сабан бодае – 1221, борчак – 607, солы – 849, берьеллык үләннәр 1643 гектар мәйданда чәчелде. Күпьеллыклар 692 гектарда (план – 1575 га.) яңартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев