Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Юлбат” җәмгыяте ашханә мөдире Райлә Марс кызы Хаснуллина; җинаять-башкару системасында намуслы хезмәте өчен  «Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Идарәсе җинаять-башкару инспекциясе» Федераль казна учреждениесенең Арча муниципаль-ара филиалы өлкән инспекторы Илнар Ринат улы Сәлимов; нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Союз Строй” җәмгыяте директоры Динар Илдар улы Төхвәтуллин; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә иреш­­кән уңышлары, кече һәм ур­та эшкуарлык үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Халиков Р. Я." кресть­ян(фермер) хуҗалыгы башлыгы Радик Ясәви улы Халиков Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

  Авыл хуҗалыгы тарма­гын­да кече һәм урта эш­мә­кәрлекне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен “Гиззатуллин” крестьян(фермер) ху­җалыгы баш­лыгы Хөснулла Бәшир улы Гый­ззәтуллинга; “Мәннапова” крестьян (фермер) хуҗалыгы баш­­лыгы Ләйсән Котдус кызы Мән­наповага  Саба муниципаль ра­йоны башлыгының Рәхмәте белдерелде; республиканың аг­ро­­сәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык на­муслы хезмәте өчен “Көек” җа­вап­лылыгы чикләнгән җәм­гы­яте директоры  Фәнис Шәйхразый улы Хурамшин “Фидакарь хез­мәт өчен” медале белән бү­ләкләнде; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эш­чән­леге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре  Энҗе Сәүбән кызы Вафина “Татарстан Республикасында җир­ле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде; җир төзелеше өл­кә­сендәге казанышлары һәм күпь­­еллык намуслы хезмәте өчен Саба муниципаль районы мөл­кәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе  Алим Мәгъсүм улы  Галиуллинга “Татарстан Рес­публикасының Атказанган җир­төзәре” дигән мактаулы исем бирелде.


Нет комментариев