Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын тәбрикләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре өчен һәм янгын кү­зәтчелеге оешуга 375 ел тулу уңаеннан Саба 129нчы янгын – коткару часте машина йөртүчесе Таһир Солтангали улы Әскәров; хезмәт би­наларын җыештыручы Зөлфия Габделбәр кызы Ахина; бүлек командирлары Радил Раил улы Кәримуллин; Алмаз Мөхәммәтнур улы Моталлапов; каравыл началь­нигы Илнар Фәрид улы Сөләйманов;  янгын сүндерүче Фәрхәт Миннемөхәммәт улы Солтанов; янгынга каршы хезмәтнең Иске Икшермә авылы янгын сүндерү посты янгын сүндерүчесе Нәҗип Хаҗип улы Мирзасалихов; Шә­мәрдән 4нче зона эзләү-коткару отряды начальнигы Дамир Шаһидулла улы Хәлиуллин; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марсилә Мәҗит кызы Шакирова; халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Югары Утар балалар интернат-йорты» каравылчысы Азат Рәшит улы Гатауллин; халыкны социаль яклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Илмира Йәрмәкбаевна Хөсәенова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Халыкны социаль яклау өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Айсылу Мәүлетҗан кызы Хәбибрахманова; социаль яклау системасындагы намуслы хезмәте өчен «Тургай «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт казна учреждениесенең тәрбия-реабилитация эше буенча директор урынбасары Гөлзада Гомәр кызы Фәрхуллина; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык хисабы һәм хисап­лылык өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бух­галтериянең әйдәп баручы белгече Артур Раиф улы Шәяхмәтов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев