Районыбызның хезмәт алдынгыларына Саба муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларына Саба муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдә намуслы хезмәте өчен,  “Яшен” җәмгыяте машина йөртүчесе Илсур Мансур улы Сәхипов; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең сату бүлеге башлыгы Язилә Заһит кызы Абдуллина; “Шеморданстрой” җәмгыятенең җитештерү-техник бүлеге начальнигы вазифалары йөкләнгән II категорияле инженер Ирина Алексеевна Абросимова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы акционерлык җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Равил улы Сөнгатуллин; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча проф­союз оешмасында актив эше өчен Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан республика оешмасының Саба районы буенча рәисе Гөлназ Равил кызы Нигъмәтҗанова; халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Балкыш” реабилитация үзәге директоры Оксана Ивановна Әхмәдиева; картлар һәм инвалидлар өчен “Лесхоз интернат-йорты” директоры Рөстәм Равил улы Равилин; балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приюты белгече Алсу Мөбарәкҗан кызы Хәнәфиева Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев