Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәис Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары җиңүчеләрен тәбрикләде

Быел 22-26 гыйнварда Казанда беренче тапкыр Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары үткәрелгән иде. Башкалабызга Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2154 махсус спортчы, тренерлар килде.

 

Быел 22-26 гыйнварда Казанда беренче тапкыр Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары үткәрелгән  иде. Башкалабызга  Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2154 махсус спортчы, тренерлар килде. Барысы  387  комплект  медаль  уйнатылды.  Ярышларда Саба районыннан да 7 спортчы катнашып,  өстәл теннисы, фигуралы шуу, чаңгыда  узышу төрләрендә  чыгыш  ясады. Алар  10  алтын, бер  көмеш медаль  алдылар.

   Райондашларыбызны югары дәрәҗәле уеннарда  ирешкән уңышлары белән котлаулар әле дә дәвам итә. Бүген “Сабантуй” комплексында узган чарада спортчыларыбызны район башлыгы Рәис Миңнеханов  тәбрикләде. “Сезнең казанышлар озак  вакыт дәвамында барган күнегүләр җимеше. Беренче  чиратта әни-әтиләрегезгә зур рәхмәт. Алар гел яклап, үсендереп тормаса, уңышлар озак көттерер иде. Һәм, әлбәттә, тренерларыгызның һәрвакыт янәшәгездә булуы сездә җиңүгә зур ышаныч  тудырды. Инде  марканы төшермәскә, даими шөгыльләнеп яңа җиңүчеләргә ирешергә  кирәк”,– диде Рәис Миңнеханов һәм фигуралы шууда 1нче  урыннарны яулаган Сәйдәш Кашаповка (Лесхоз), Әминә Закирҗановага (Шәмәрдән), Елизавета Меньшовага (Теләче), 4нче нәтиҗә  күрсәткән Расим Тимергалиевка, өстәл теннисында абсолют җиңүче (парлы, катнаш парлы разрядларда һәм шәхси зачетта 1нче  урыннарны  алган) Анастасия Ануфриевага  (Шәмәрдән), Сабадан Ләйсән Зариповага  (парлы, катнаш парлы разрядларда – 1нче, шәхси зачетта 2нче  урын)  һәм чаңгы  ярышында  беренчелекне  бирмәгән Владимир Богдановка (Шәмәрдән) район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый  ук  бүләккә спортчыларның тренерлары  Анна Романова, Фарход Исмаилов, Руслан Миңнегулов та  лаек булды.

Тантанада   спортчыларның әти-әниләре дә катнашты. Ләйсән Зарипованың әнисе Рәмзия ханым Рәис Миңннеханов кызы бәйләгән  кул эшен тапшырып китәргә  рөхсәт  сорап, җиңүләрнең әле   алга таба тагын булачагына  ышандырды. Соңыннан  спортчыларга мул ризыклы табын тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев