Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз кибетләрендә азык-төлек товарлары бетү куркынычы юк

Коронавирус аркасында социаль челтәрләр һәм мессенджерларда таратылган коткыдан соң кибетләрдә сатып алучылар, чыннан да, күбәйде. Әмма район сәүдә нокталарында ыгы-зыгы юк. Шөкер, супермаркетларыбыз кечкенә кибетләребез ассортименты күпләп сатып алуны күтәрерлек булып чыкты. Түбәндәге фотоларда сез халык бозылмый торган продукцияне үзләренең сумкаларына күчергәннән соң та элеккечә тулып торган киштәләрне күрәсез.

undefined

undefined

Тозны  алып бетергәннәр   иде, әнә  яңадан алып кайттык”,– ди бер кибет администраторы. “Безнең  машиналар да өстәмә товарга  киттеләр”,– ди икенче  кибет  сатучысы. “Халык  запас  җыя дип бер нәрсәне дә артыгын  алмадым. Андый гадәтем юк. Барысы да кабат үз хәленә кайта”,– диде сатып  алучы  Фаимә апа  Йосыпова.  Чыннан да,  авыл халкы тыныч. Ул: “Бер дә исем  китми. Идән асты  тулы бәрәңге, суыткыч тулы ит”,– дип  кенә   сөйләшә.

Кибет киштәләрендә товар бетмәячәк. ТР Азык-төле министрлыгы республикада ике айлык азык-төлек запасы барлыгын хәбәр итә. РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев