Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Ретро күпер салынды

Узган атнада районыбыз авылларында Россия көненә багышланган чаралар үткәрелде.

  Югары Утар балалар йорты-интернатында, Шәмәрдәндә һәм Байлар Сабасында  Казан шәһәренең «Авторетроклуб» әгъзалары катнашуы белән 12 июнь аеруча бәйрәм төсен  алды. Аларны район чигендә үк “Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле фракциясе җитәкчесе Расих Закирҗанов  каршылады һәм озатып   йөрде. Башта «Авторетроклуб» әгъзалары Югары Утар балалар йорты-интернатында булдылар. “Без синең балаларың, Россия!” дип исемләнгән әңгәмәдә катнаштылар. Интернатта  тәрбияләнүчеләрне бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

Шәмәрдәндә раритет «Москвич»,  “Запорожец”, «Волга» машиналар күргәзмәсе күрше районнардан килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итте. Тамашачылар легендар автомобильләр белән бәйле истәлекләрен уртаклаштылар. «Авторетроклуб» активистлары үз машиналарының тарихы, реставрация үзенчәлекләре һәм оригиналь запас частьлар эзләгәндә очрашырга туры килгән кыенлыклар турында  сөйләделәр.

Район үзәгендә автойөрештә катнашучыларны халык  күп йөргән “Гаилә” паркы каршында Россия әләмнәре белән  каршы  алдылар. “Киләсе  елда клубның оештырылганына  20 ел була. Аның барлыкка  килүе  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  идеясе һәм ул «Авторетроклуб-21» президенты да булып тора. Сабага Россия көне чараларында катнашу  өчен 20дән  артык  автомобиль белән килдек. Бик кунакчыллык   күрсәттеләр. Сездә барысы да тәртип. Юллар  яхшы,  инфраструктура нык үсеш  алган. Без  шулай  йөреп торабыз. Төрле күргәзмәләрдә, автоузышларда катнашабыз. Клубның быелгы эш планында Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә истәлекле йөрешләр  бар.  Казанда  август аенда  Зөя калкулыкларында узачак XVIII Халыкара тарихи техника фестивале иң масштаблы чара булачак”,– диде клубның башкарма директоры Рафаэль Давыдов.

Машиналар  парадына Сабадан “Запоро­жец” автомобиле белән Адель Хәйбриев та  килеп  кушылды. Клуб әгъзалары икенче  көнне Лесхоз бистәсендә  булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев