Росгвардиянең “Агитация автобусы” Сабага килде
Сабалыларга ведомстводан тыш сак хезмәте мөмкинлекләре турында сөйләделәр
Сабада «Росгвардиягә хезмәткә " агитация-агарту акциясе узды. Чара кешеләргә ведомстводан тыш сак хезмәтендә хезмәт итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү өчен оештырылды.
Казаннан килгән мобиль пункт эшендә Татарстан Республикасы ведомстводан тыш саклау идарәсенең Росгвардия Саба бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Үзәкләштерелгән пульт начальнигы, полиция майоры Дамир Сафиуллин бүлекчәнең хезмәте, аның бурычлары һәм кандидатларга карата таләпләре турында җентекләп сөйләде, сорауларга җавап бирде.
“Агитация автобусы” акциясе кысаларында без республика районнарына чыгабыз һәм яшьләрне үзебезгә хезмәткә чакырабыз. Унсигез яше тулган егетләрне алабыз. Төп таләпләр – Россия гражданлыгы, хөкем ителмәү, урта белем. Эш җаваплы һәм бик мөһим: тәртип саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү. Росгвардиянең ведомстводан тыш сагында хезмәт итү тотрыклы карьера, социаль гарантияләр алу һәм үз районыңа һәм илеңә хезмәт итү өчен киң мөмкинлекләр ача. Мондый ачык формат потенциаль яшьләргә ныклы карар кабул итәргә ярдәм итә”,– диде ведомстводан тыш сак хезмәтенең Казан идарәсе психологы Алия Мостафина
Акция Росгвардия бинасы янында узды. Күргәзмә агитация материаллары белән экспозиция җәелдерелде. Теләге булган һәркем мәгълүмат буклетларын алды һәм үз сорауларын ведомство вәкилләренә шәхсән бирде. Росгвардиячеләр җәмәгать тәртибен саклау буенча көндәлек эштә куллана торган штат коралы һәм экипировка үрнәкләрен киеп карау өчен уникаль мөмкинлек туды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев