Россия көнен Шәмәрдән авылында ретро автомобильләр узышы белән билгеләп үттеләр
Бәйрәм чарасы
12 июнь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, "Игелекле Саба" игелек үзәге волонтерлары, Яшь Гвардиячеләр һәм "Юнармия" хәрәкәте активистлары Россия көненә багышланган ретро автомобильләр парадында катнаштылар.
Колонна, төрле чорлардагы Россия машиналарының матурлыгын күрсәтеп, Шәмәрдән авылы урамнары буйлап тантаналы төстә узды. Теләгән кеше алар белән истәлек фотолары ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев