«Россия-ул без!»
Район яңалыклары

«Россия-ул без!»

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, 12 июньдә Олы Арташ авыл клубында » Россия-ул без!»дип аталган квест-уен узды.

 
  Әлеге чараның педагогик кыйммәте «патриот», «гражданин», «Ватан», «Россия» кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт формалаштыруда һәм үз илең өчен горурлык хисе формалаштыруда иде.
 Уен «Дәүләт символикасы», «Минем Ватаным - Россия», «Рус мәкальләре», «Рус табышмаклары» кебек станцияләр буйлап сәяхәт рәвешендә барды. квестта катнашучы кызларның барысы да җәйге көннәрдә яхшы кәеф алды


Нет комментариев