Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Руль артында – исерек “леди”

Суд залыннан

 Хәзер юлларда автомобиль руле артында баручыларның яртысына  якыны  хатын-кызлар. Алар мәҗлесләрдән  соң бераз  кәефләнгән ирләрен дә күңелсез хәлдә калдырмаучылар булып киттеләр.  Кызганычка каршы, автоледиларның үзләре арасында да спиртлы эчемлек кулланган килеш машина белән  идарә итүчеләр очрап тора. Мисалга, ГАИ инспекторлары 10 майда төнге беренче  яртыда  Байлар Сабасының  Муса  Җәлил урамында чит ил  автомобилен туктата. Йөртүчесе 1987 елгы хатын-кыз С. исерек булып  чыга. Бу алкотекторның ул  сулыш  чыгарган һавада 0,451 миллиграм/литр микъдарында этил спирты концентрациясе барлыгы белән раслана. Әмма С. тикшерү нәтиҗәсе белән  килешми һәм беркетмәгә имзасын  салудан баш тарта. Шунлыктан медицина тикшерүе үтү өчен хастаханәгә китерелә. Алынган  анализ  аның исереклек хәлендә икәнлеген дәлилли.

Хатын-кызның хәмер кабып руль артына  утыруын ни белән аңлатырга?   Суд  утырышына  килмәве  сәбәпле,  ул әлеге  сорауга  җавап бирмәде. С. аңарчы да юл хәрәкәте  кагыйдәсен  санга  сукмаганы  өчен  административ  җаваплылыкка тартылган. Алкоголь таблицасыннан   күренгәнчә, 0,451 промилле  ул ярты  литр  сыра  яки 100 грамм  аракы  дигән   сүз. Якынча 100  сумлык хәмер  С.га ул җәмәгать судьясы чыгарган  карар нигезендә 45 мең сумга төште. Моннан тыш  ул  ел ярымга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителде.

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе белән берлектә  әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев