Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рушан Миннегулов призына ярышлар узды

Шәмәрдәндә атказанган спорт мастеры, Сочида үткән Паралимпия уеннарында 2 тапкыр чемпион булган Рушан Миннегулов призына «Сәламәтлек чаңгы юлы» ярышлары булып үтте.

 Чаңгы юлыннан мәктәпкәчә яшьтән башлап өлкән буынга кадәр спорт сөючеләр үтте. Иң өлкән чаңгычыга - 65, иң яшенә -3 яшь иде. Ярышта катнашучылар үз яшь категорияләрендә 400 метрдан  5 чакрымга кадәр аралыкта көчләрен сынады.


Ярышларны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Каршигай улы Маканов һәм  Рушанның абыйсы, үзе дә чаңгы спорты буенча  мастер, Саба спорт мәктәбе тренеры Руслан Миннегулов башлап җибәрделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. Ярышлардан беркем дә буш  китмәде. Катнашучыларның барысына да медаль, грамота, истәлек бүләкләре, җиңүчеләргә акчалата  бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев