Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Рухи байлык барыннан өстен

«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте 2014 елдан башлап үзе нәшер иткән газета-журналларга язылучылар арасында һәр ярты ел саен бүләкләр уйната. Әлеге акциядә иң зур отышка ия булган райондашларыбыз белән газетабыз бит­ләрендә таныштырып барабыз.

  2025 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясендә иң актив катнашучылар да  ачыкланып,  Байлар Сабасында яшәүче Кәримулла Гатауллин кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде. Узган җомгада “Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте  бүләген – инструментлар җыелмасын  тугры язылучыбызга илтеп тапшырып, аның үзе белән  дә аралашып кайттык. 

Кәримулла абый Гатауллин  – чын мәгънәсендә укымышлы,  гомере буе вакытлы матбугат белән янәшә атлап,  һәр битен бөртекләп укып барган зыялы шәхесләрнең берсе. Соңгы елларда сәламәтлеге бераз сынатса да, газета-журналлардан аерылмый.  2017 елда   язылучылар арасында  иң зур отышка  – кар чистарту машинасына да ия булды ул. Газета-журналларга берәү дә бүләк отам дип язылмый торгандыр, ул кешенең рухында, калебенә салынган.  «Матбугатка язылганда бүләкне бөтенләй  күздә тотмыйм. Күңел кушуы буенча язылам.  Укыган кешедә информация күп була, рухи байлык барыннан да өстен. “Саба  таңнары” газетасын 1980 елдан, әлеге  районга килеп төпләнгәннән бирле алдырам. Бер елны да калдырганым юк.   Элегрәк 12-13 исемдәге  газета-журнал яздыра идек.  «Казан утлары» журналы 1968 елдан  бирле килә. Хәтта Мәскәүдә армиядә хезмәт иткәндә дә яздырдым. Үзем укып бетергәч, шулай ук  хәрби хезмәттәге иптәш малайга бандероль итеп сала идем. Рус авылында яшәгәндә дә бердәнбер татарча газета-журнал алдыручы мин булдым. Балалар  үстергәндә  дә бик күп язылдык.  «Сөембикә» журналын хатын-кызлар өчен дисәләр дә, аны  гомерем буе яратып укыдым. Хәзер  сәламәтлек ягыннан  мөмкинлекләр  чиклерәк булу сәбәпле, күбрәк газета-журналларга күзәтү генә  ясыйм”, –дип сөйли 78нче яше белән баручы  Кәримулла абый.

Гатауллиннарның шәхси архивларында  яздырылган басмаларының соңгы 15 елгы төпләнмәләре саклана. Ничә ел тупланган газета-журналларны юкка чыгарасы килми, бик кадерле ядкарь итеп саклыйлар. Вакытлы матбугатның бу йортта никадәр кыйммәтле булуы шуннан аңлашыла. Аларны  китапханә, музейларга бик теләп тапшырырга әзерләр.

Укуга, белем алуга мәхәббәт Кә­римулла абыйга кечкенәдән, ана тәр­биясе белән килә. Биектау районының Өнсә авылында туып-үскән егет мәктәпкә кергәнче үк «Әлифба»ны   укып чыга. Ул заманда мәктәпкә бүгенгедәй әзерлек белән килмиләр әле.  «Әнием заманы өчен бик укымышлы кеше иде. Ятимә булса да абыстайларда укыган,  гарәпчә, яңа әлифне, кириллицаны да белә иде. Әтиемә бер сыйныфта укырга насыйп булмаган. Башлангыч сыйныфлардан ук китап укырга хирысландым. Хәзер электрон мәгълүмат чаралары заманы булса да, кулга тотып уку икенчерәк», – ди ул. Әлфия һәм Кәримулла Гатауллиннар балаларын да үзләре үрнәгендә  кечкенәдән  милли рух белән,  матбугат белән таныштырып үстерәләр.

2025 елның икенче яртыеллыгына язылу барган көннәрдә Кәримулла абый   кебек   тугры дусларыбыз артуына ышанабыз. Аның кебек  укы­мышлы, актив язылучыларыбыз – рухи байлыкка омтылучылар  арта торып,  газета-журналлар һәр йортта көтелгән кунак булса иде дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев