Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба аграр көллияте – профессионаллар чемпионаты өчен иң яхшы мәйданчык

«Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте сәләтле яшьләрне яклауга, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлтелгән.

   2026 елның гыйнвар аенда Саба аграр көллияте базасында “Профессионаллар” чемпионатының  төбәк  этабы  уздырылды. “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы ярышта Әлмәт политехника, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан, Яр Чаллы техник, Түбән Кама политехника, Саба аграр көллиятләреннән студентлар катнашты. Билгеле булганча,  «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте сәләтле яшьләрне яклауга, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлтелгән.

   Ә Саба аграр  көллиятендә студентларга  үзләренең һөнәри осталыкларын  күрсәтү өчен  бар мөмкинлекләр тудырылган. Чемпионат тикмәгә генә икенче ел рәттән биредәге мәйданчыкта үткәрелми. Катнашучыларның баш күтәрмичә үзләренә йөкләнгән биремнәрне үтәүләре барысының да җиңүгә омтылышын күрсәтте. Әмма беренче булу беркайчан да җиңел түгел. Чемпионат “Йөк техникасына  хезмәт  күрсәтү” компетенциясе буенча үтте. Берничә модуль буенча биремнәр үтәүне үз эченә алды:  «Двигатель эшен идарә итү»,  «Руль белән идарә итү һәм тормоз системалары»,  «Электр һәм климат-контроль системалары»,  «Двигатель механикасы һәм төгәллекне үлчәү», «Трансмиссия» һәм  «Ремонт буенча документацияне рәсмиләштерү». Әйтик, беренче биремне үтәгәндә конкурсантка  двигательне сүтеп алу, диагностика үткәрү, җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны бетерү, кирәкле метрологик үлчәүләр һәм көйләүләр башкару,  дөрес эзлеклелектә җыю таләп ителде.. Шулай ук болтларны (тоташтыру элементларын) тиешле кысу моментлары белән кысу кирәк иде. Студент двигательне  яки тапшырулар тартмасын ремонтлап  буламы яки  утильгә тапшырырга туры  киләчәкме –боларны әйтергә тиеш. 

  Чемпионатта районыбыз данын Арча егете  Динар Мәгъсумов  яклады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев