Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба аграр көллияте студентлары интеллектуаль уенда көч сынашты

«Яшьлек» үзәге районыбызның талантлы яшьләрен бергә җыйды

  24 нче сентябрь көнне, Саба аграр көллиятендә, "Яшьлек" яшьләр  үзәге, көллият студентлары белән интеллектуаль уен оештырды.  Уен барышында яшьләр мәдәният, сәнгать темаларын яктырткан кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.  Командаларга бүленеп эшләү студентларда  лидерлык осталыгын арттыра, аларның бердәмлеген күрсәтә. Иң күп балл җыеп, призлы урыннарга чыккан 3 командага акчалата бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләрне "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров һәм Саба аграр көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмис Хаҗиев тапшырды. "Саба аграр көллияте республикада яхшы белем бирүче уку йортларының берсе, бүген сез үзегезнең белемегезне, тәрбиягезне күрсәттегез, алга таба да сезнең белән очрашулар көтеп калабыз", - диде Делюс Ридаил улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев