Саба балалар бакчалары  Бөтенроссия һәм Республика конкурсында зур җиңүләр яулый
Район яңалыклары

Саба балалар бакчалары Бөтенроссия һәм Республика конкурсында зур җиңүләр яулый

Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Аулак өй - көрәш» республика конкурсы оештырылды.

  Районыбызның балалар бакчалары масштаблы конкурсларда үз эшләренең сыйфатын тагын бер кат күрсәттеләр. 2026 елның 15 маенда Чиләбе шәһәрендә Саба 3 нче номерлы "ШОКОЛАД " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ата-аналары һәм педагоглары белән Россиянең инженер кадрлары Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсының йомгаклау этабында « ИКаРенок» категориясендә чыгыш ясадылар.

   42 команда арасында безнең команда мактаулы 3 нче урынны алды. Шулай ук Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә бөек язучы Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Аулак өй - көрәш» республика конкурсы оештырылды. Татарстан Республикасы буенча финалга чыккан 6-7 яшьлек балалар арасында Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы ия булды.


Нет комментариев