Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алдылар

Татар классик музыкасы авторының тууына - 115 ел

 Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә ялгыз җырлау классы укытучысы Гүзәлия  Дәүлиева  вокал классында белем алучы  укучылар белән татар композиторы Нәҗип Җиһановның 115 еллыгына багышланган “Ул дөньяга татар музыкасын танытты» дигән исемдә чара үткәрде,  күренекле даһинын биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Очрашу Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сиреньнәр хуш исләр тарата» җырын башкару белән тәмамланды.


   Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральскида туган. Ул – композитор, педагог, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе;  татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, татар симфоник музыкасына нигез салучы; 8 опера, 3 балет, 16 симфония, инструменталь һәм вокаль музыка авторы.
Җиһанов – СССРның һәм Татарстанның халык артисты, профессор, Социалистик Хезмәт Герое, Сталин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, Г. Тукай, СССР һәм РСФСР Композиторлар берлекләре идарәсе әгъзасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев